Газиз Кашапов (1942–1991)

Язучы, журналист

Газиз Салихҗан улы Кашапов (Кашапов-Үзиле) 1942 елның 21 августында Татарстан Республикасының Аксубай районы Яңа Үзи авылында туа. Кечкенәдән әти-әнисез калып, әбисе тәрбиясендә үсә.

1957 елда – туган авылында җидееллык, аннан соң күрше Иске Ибрай авылы урта мәктәбен тәмамлый. 1962 елның көзендә Армия сафларына алынып, хәрби училищеда белем ала, офицер-механик булып хезмәт итә. 1969 елда каты җәрәхәтләрдән сәламәтлеген югалтып, 1971 елның февралендә отставкага чыга.

1973 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә читтән торып укырга керә, бер үк вакытта, 1974–1982 еллар арасында, Татарстан китап нәшриятында кадрлар бүлеге мөдире, Әлмәт шәһәрендә чыга торган «Хезмәт байрагы» газетасы һәм КАМАЗ радиотапшырулар редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. «Социалистик Татарстан» («Ватаным Татарстан») газетасының Түбән Кама, Алабуга, Мамадыш, Тукай районнарындагы үзхәбәрчесе һәм язучыларның Чаллы оешмасында пропаганда бүлеге хезмәткәре һәм ахырда оешманың җитәкчесе булып эшли.

Шагыйрь һәм прозаик 1983 елда СССР (Татарстан) Язучылар берлегенә кабул ителә. 1988–1989 елларда Чаллы Язучылар оешмасының җаваплы сәркатибе була.

1991 елның 30 августында вафат.

Библиография

Газиз Кашаф – Үзиле: [«Мәйдан» журналы тулысы белән язучы турында] // Мәйдан. – 2002. – № 8. – Б. 5-7, 171-188.

Газиз Кашаф – Үзиле: [язучының үлеме турында] // Аргамак. – 1991. – № 8. – Б. 112.

Газиз Салихҗан улы Кашапов: [язучының үлеме турында] // Таң йолдызы. – 1991. – 4 сентябрь.

Разов, М. Газиз абый ядкаре: [язучының 70 еллыгы уңае белән] /М. Разов // Шәһри Чаллы. – 2012. – 17 август.

Шәрипов, Әнвәр.  Яшәвенең мәгънәсе иҗат иде: язучы Газиз Кашапов турында истәлекләр / Ә. Шәрипов // Мәйдан. – 2022. – №11(252). – Б. 120-124.